Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Уттан берни калмый

Янгын куркынычы зур булган чор – җир кишәрлекләрен әзерләү вакыты.

Инде хәзер үк җирдән файдаланучыларга, шулай ук җир кишәрлекләренә ия булган затларга участокларны коры үсемлектән чистартырга һәм коры үләнне чабарга кирәк. Чүп-чарны муниципалитетбилгеләгән урыннарга гына жыярга кирәк. Гомуми файдаланудагы шәһәр һәм авыл җирлекләре, бакча йортлары, шулай ук урманнарда, урманпарк зоналарында һәм авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә янучы калдыклар ташлау һәм җыю тыела. Табигый янгыннарны булдырмас өчен, торак пунктлар территорияләрендә янгынга каршы минерализацияләнгән полосаларны булдырырга яисә яңартырга кирәк.

Исегезгә төшерәбез, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу янгын килеп чыгуга һәм гаеплеләрне җаваплылыкка тартуга китерергә мөмкин. Янгын чыккан очракта һәр граждан түбәндәгеләрне эшләргә тиеш:

1. Янгын турында: 01, 8(843)69 2-20-01, 101, 112 телефоннары аша хәбәр итәргә.

2. Кешеләрне һәм хайваннарны янган бинадан эвакуацияләү буенча чаралар күрергә тиеш.

3. Үз-үзен куркыныч астынкуймыйча, янгынны сүндерү буенча көченнән килгәнчә чаралар күрергә.

4. Янгын сүндерү машиналарын каршыларга, аларга янгынның кайдан чыкканлыгын күрсәтергә, зыян күрүчеләрнең тормышына һәм сәламәтлегенә янаган куркынычлык дәрәҗәсен ачыклауда ярдәм итәргә.

Илдар Хәйруллин, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев