Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үз керемнәре турында хисапны кемнәр тота?

Елның-елында керемнәр, чыгымнар, милекләр турында декларация (белешмә) тапшырыла, дигән сүзне еш ишетергә туры килә.

Керемнәр турында хисапны кемнәргә тоту мәҗбүри. Әлеге сорауга җавап табу өчен Әтнә муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Лилия Фәтхуллинага мөрәҗәгать иттек.

 

- Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре арасыннан кем әлеге мәгълүматларны тапшырырга тиеш?

 

- Россия Федерациясе Президентынын 460 нчы номерлы указы нигезендә расланган бердәм формада Әтнә районының муниципаль хезмәткәрләре һәм муниципаль урындагы затлары үзләре һәм үзләренең ирләре (хатыны һәм балигъ булмаган балаларының) керемнәре, чыгымнары, милекләре һәм милеккә карата йөкләмәләре хакында ел саен декларация (белешмә) тапшыралар.

Кампания тәмамланганчы вакыт аз калды, ә эш, шул ук вакытта, бик җитди һәм, моннан тыш, тикшерүдән соң барлык мәгълүматлар да ачык була - алар белән теләгән һәркем таныша ала. Шуңа күрә хәзер күп кенә мәсьәләләр керемнәрне декларацияләүгә кагылышлы бик актуаль.

Коррупциягә каршы законнар нигезендә муниципаль хезмәткәрләр, шулай ук контракт буенча җирле администрация башлыгы (башкарма комитет җитәкчесе), муниципаль учреждениеләр, шул исәптән муниципаль унитар предприятиеләр җитәкчеләре вазыйфаларын биләүче затлар тапшырырга тиеш.

Хәзер муниципаль хезмәткәрләрнең керемнәре турындагы мәгълүмат белән тикшерүчеләр генә түгел, һәркем таныша ала. Хәбәрдарлык принцибын үтәп, алар районның рәсми сайтында, «Коррупциягә каршы тору" бүлегендә басыла.

- Бу беренче декларация кампаниясе генә түгел. 2022 елда мәгълүмат тапшыру өчен нинди дә булса үзенчәлекләр бармы?

- Үзгәрешләр юк. Муниципаль вазыйфаларны (авыл җирлекләре башлыклары, депутатлар, контроль-хисап палатасы рәисе) һәм контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфасын биләүче затлар әлеге белешмәләрне 2020 елга расланган белешмә формасы буенча тапшыралар, ул «Белешмә БК» махсус программасы аша тутырыла һәм Татарстан Республикасы Президентына тапшырыла. Районның муниципаль хезмәткәрләре дә әлеге программа аша белешмәне кадрлар хезмәтенә тапшыралар. Әлеге белешмәнең күчермәсе кәгазьдә тапшырыла. Агымдагы елның март аенда без укулар уздырдык, хәзер аның нәтиҗәләрен практикада көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев