“Хатын кыз – илаһи зат”
Күлле-Киме авыл китапханәсенә йөрүче 2-7 сыйныф кызлары өчен әнә шул исемдәге әхлакый чара үтте
Күлле-Киме авыл китапханәсенә даими йөрүче 2-7 сыйныф кызлары өчен “Хатын кыз – илаһи зат” исемле әхлакый чара үтте.
Ветеран укытучы, китапханәче, Нүрия апа Самигуллина кызларга бик аңлаешлы, үтемле итеп илаһи зат булу кагыйдәләрен аңлатты, матур әдәбияттан, Коръәннән мисаллар китерде.
Сылу белән Аниянең жырлавы, кызларның милли биюләре, китапханәче Энҗенең темага туры китереп сөйләгән шигырьләре чарага бизәк булды.
Мондый чаралар китапханәдә тагын планлаштырылуын укучылар зур шатлык итеп кабул иттеләр. Югары дәрәҗәдә әзерлекле кичә һәркемгә рухи азык булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев