Яктырткычың бармы, җәяүле?
Хәбәрләр

Яктырткычың бармы, җәяүле?

Соңгы вакытта ЮХИДИның нәкъ шушы проблемага басым ясавын аңларга да була.

Чөнки, киемендә яктырткыч элементы булмаган хәлдә олы юлда йөрүчеләр кимеми. Узган атнада гына 2 шундый очрак теркәлгән. Райондашлар, ник бу проблемага җитди карамыйсыз сез? Каршы яктан техника килсә, күз камаша һәм сезне күрү бик кыен...
Ә гомумән алсак, 11-17 гыйнвар көннәрендә районда 47 юл хәрәкәтен бозу очрагы ачыкланган. Яктырткыч элементы булмаучылардан тыш, тагын 7 очракта – автомобиль номерлары пычрак булу, 6сында – куркынычсызлык каешын такмау, 3 тапкыр – иминият полиссыз йөрү, 1 очракта баланы махсус утыргычсыз йөртү ачыкланган. Моннан тыш 3 вак юл һәлакәте теркәлгән, 13 йөртүченең Административ кодекстагы 20.25 маддәсе буенча, ягъни, штрафы булып та түләмичә йөрүе билгеле булган. Бик кызганыч хәл – рульдән 2 исерекне йолкып алганнар, ә берәү йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән хәлдә кабат руль артына менеп кунаклаган. Ул мәхлук 150 сәгатькә мәҗбүри эшләргә җәлеп ителгән.

 


Нет комментариев