Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Язылыгыз һәм бүләкләр отыгыз!

«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте матбугатка иң актив язылучылар арасында «Газета-журналга язылган өчен скутер, телевизор һәм башка призлар!» дигән акция игълан итүе хакында хәбәр иткән идек инде.

Әлеге призлар уйнату акциясендә 2021 елның икенче яртыеллыгы өчен «ТАТМЕДИА» җәмгыяте тарафыннан нәшер ителүче район газетасы «Әтнә таңы»на һәм берәр журналга (басма яки электрон формасына) кимендә алты айга язылырга кирәк. Язылу бәясен үзегезгә уңайлы ысул белән түләргә, аннан соң квитанцияләрнең күчермәләрен (яки онлайн түләү турындагы өземтәне) түбәндәге адреска җибәрергә: 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 яки podpiska@ tatmedia.ru электрон адресына юлларга тиешсез. Үзегезнең телефон номерын һәм «Акция» дип язып куярга онытмагыз.

Әлбәттә, катнашырга теләгән язылучылар, беренче чиратта, tatmedia. ru сайтына кереп, акциядә катнашучы матбугат басмалары исемлеге белән һәм акциянең җентекләп язылган шартлары белән танышырга тиеш.

Язылу кампаниясе 2021 елның 25 июненә кадәр дәвам итә. Призларны 2021 елның 19 августында уйнату планлаштырыла.

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! «Әтнә таңы» газетасына һәм берәр журналга да язылсагыз, ярты ел дәвамында район һәм республика яңалыклары белән таныша алачаксыз, шул ук вакытта скутер һәм башка кыйммәтле бүләкләр оту мөмкинлегегез дә булачак. Форсатны кулыгыздан ычкындырмагыз.

Гаризалар 2021 елның 20 июленә кадәр кабул ителә.

Реклама. 12+ Акциянең узу вакыты 2021 елның 12 маеннан 2021 елның сентябренә кадәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев