Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Йөрәк әрни бу хәлләргә

Яңа елны каршылап бер атна узарга да өлгермәде,йөрәк өзгеч хәбәрләр кабат җанны өшетте.

Кострома шәһәрендә ике вәхши 5 яшьлек Вероника Николаеваны  урлап алып китеп, мәсхәрәләп үтергәннәр.
Сабый әнисенең эш урынына - шәһәр мәдәният йортына килгән булган.Әнисеннән рөхсәт сорап,берничә минутка гына бизәлгән чыршыны карарга чыккан ул.Берничә ай гына элек иске генә тулай торакка килеп урнашкан ике адәм актыгы үз корбаннарын нәкъ менә шунда эләктереп алган да.Сабыйны күтәреп барган мизгелләр камерадан дә ачык күренә.

Кыз кычкыра,чәбәләнә - тик моңа игьтибар итүче дә,полициягә шалтыратучы дә булмый.Нинди заманда яшибез без? Ничек шулай таш бәгырьлегә әйләндек?

Кулга алынган педофилларның йөзендә ник бер үкенү әсәре булсын?!Ә бит алар үзләренә корбанны байтактан эзләгәннәр.Бу аларның яшьрәгенә "сексуаль хыял"ларын тормышка ашыру өчен бүләк булырга тиеш булган(!)Моның өчен алар 12 яшьләрдәге ир баланы эзләгәннәр.Бу юлларны яздым да, йөрәгем дерт итеп куйды.Аллам сакласын,бу ни бу?

Вәхшиләр кулга алынган.Алар ничә елга хөкем ителер - анысын суд хәл итәчәк.Иманым камил,бу ике хашәрәт төрмәдән исән килеш чыгар да әле.Бездә бит " иң гуман суд".Тик менә үлемгә хөкем итү карары үз көченә кергәнче тагын кемнәр җанын кыяр мондый кәбахәтләр?

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев