Бүген Оренбург трактында, шәһәрдән чыгу юлында, дүрт автомобиль бәрелеште: өч «Лада» һәм «КАМАЗ».
Күпләп машина бәрелеше аркасында Лаеш районы ягы юлында зур бөке барлыкка килде.
Казан Дәүләт автоинспекциясендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, һәлакәттә ике кеше зыян күргән. Авариянең нечкәлекләре ачыклана.
Нет комментариев