Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Законлылар гына җиңә

Коррупциягә каршы торуда өстенлекле юнәлеш булып аны кисәтү һәм профилактикалау тора.

Коррупция Россия өчен генә түгел, дөньяның күпчелек илләре өчен дә хас системалы проблема. Шуңа бәйле рәвештә соңгы елларда Россиядә дәүләт дәрәҗәсендә куелган иң мөһим бурычларның берсе – аңа каршы тору. Бу җәһәттән профилактик чаралар ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы тарафыннан да үткәрелә. Әгәр дә җәмгыять үзе һәм һәр гражданы коррупциягә каршы торырга җөрьәт итми икән, аның белән көрәш нәтиҗәле булмаячак.

Коррупция төшенчәсе – хезмәт урыныннан явызларча файдалану, ришвәт бирү, ришвәт алу; дәүләтнең законлы мәнфәгатьләренә каршы, шул исәптән, табыш алу максатында, үз вазифасыннан файдалану; акча, мөлкәт яки мөлкәти характердагы башка кыйммәтләрдән явызларча файдалану, яисә, бу гамәлләрне юридик зат исеменнән башкару.

РФ гражданнары белән беррәттән, чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затлар да коррупциячел хокук бозулар өчен Россия Федерациясе законнары нигезендә җинаять, административ, гражданлык-хокукый һәм дисциплинар җаваплылыкка тартылалар. Коррупциячел хокук бозу кылган физик зат, суд карары нигезендә, дәүләт һәм муниципаль хезмәтнең аерым вазыйфаларын биләү хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкин. Ә юридик зат исеменнән, яисә, аның мәнфәгатьләрендә коррупциячел хокук бозулар кылынса яки хокук бозуга шартлар тудыручы хокук бозу оештырылса, шулай ук җаваплылык чаралары кулланыла.

Хезмәт эшчәнлегенә законсыз рәвештә җәлеп иткән яки дәүләт һәм муниципаль хезмәткәре, яисә, элеккеге дәүләт яки муниципаль хезмәткәре эшен башкаруга яки хезмәт күрсәтүгә җәлеп иткән юридик зат та административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин.

Татар халкы: «Коррупцияне җиңәргә теләгән һәм закон бозмаган кешеләр генә җиңә ала», – ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев