Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Әхлак

Ябынчыда сабантуе диярсең, машиналар...

Тик бу сабантуе түгел, бу - өмә! Өч дистәгә якын кеше үз теләге белән килеп, Рамазан аенда изге гамәл кыла.

Инде менә бишенче ел авылдашлар кайтып, Ябынчы авылы зиратын чүп-чардан арындыра.

Черек агач, яңа үсеп чыккан өрәңгеләр юк ителә. Авыл халкы тырышлыгы белән зиратның ике як коймасы әйләндереп алынды. Быел җәй көне өченче ягына да койма тотарга исәплиләр. 

Комыргуҗа авыл җирлеге ярдәме дә зур булды. Алар зират җыештыручыларга ике махсус техника белән ярдәм иттеләр. Һәр башлангычыбызны хуплап каршы алуларына без бик рәхмәтле. Изге күңелле авылдашларыбыз белән дә горурланабыз.

Фәридә Хәсәнова,

Яңа Әтнә авылы

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев