Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәрби хезмәт

Әтнәнең өч егете армиягә китте

Җомга көнне Арча-Әтнә хәрби комиссариатында солдатка чакырылучы 7 егетне – Арча районынаннан - 4, Әтнә районыннан – өч егет Хәйруллин Таһир, Закиров Илгизәр, Сабиров Рәстәмне армиягә озату тантанасы булды.

Әлеге тантанага призывникларның әти-әниләре белән бергә һәр тантанада катнашучы Арча мәчетеннән Раил хәзрәт тә килгән иде. Хәрби комиссар Алмаз Әгъзәм улы Борһанов килүчеләрнең барысын сәламләп, әлегеә кадәр килгән матур традицияне дәвам итеп, солдатларны гел шулай озатуларын әйтеп узды.

    Беррәттән бүгенге көндә хезмәт түче 150дән артык солдатның исән - сау булуын, һәр часть белән элемтәдә торуын һәм дүшәмбе, бүген китәсе призывникларның төгәл кая җибәрелүе әлегә билгесез булуын әйтеп узды. “Куркырга кирәкми, бер генә солдат та утлы нокталарга кертелми, аларына контракт буенча хезмәт итүчеләр җибәрелә, дип дәлилләп аңлатып күрсәтте.

Бу тантаналы озату барышында Әтнәләр өчен тагын бер сөенечле хәбәр булды : Приморье краендагы 13984 нче хәрби частьттә хезмәт итеп кайткан Әтнә районының ике егете– Альберт Тәлгать улы Сәхибуллин (Әтнә) белән Фирзәр Хәйдәр улы Хөснетдиновның (Түбән Шашы) әти-әниләре Хәйдәр Ахун улы, Фирдания Сәгъдулла кызы белән Райлә Рәдиф кызына 319 нчы аерым вертолет полкы җитәкчелеге – командир В. Дмитрюк имзасы белән килгән Рәхмәт хатын тапшырдылар. “Аллага шөкер, егетләребез хезмәт иткән хәрби частьлардан Рәхмәт хатларын күп алабыз. Егетләребезнең хәрби әзерлеген дә, әдәпле, кешелекле булуларын да билгеләп үтәләр. Әти-әниләр белән бергәләп эшләү нәтиҗәсе бу. Приморье өлкәсеннән килгән Рәхмәт хаты менә икеләтә сөендерде. Безгә дә, әти-әниләрнең үзләренә дә җибәргәннәр. “Рәхмәт, егетләр, хезмәтегез өчен”, дип егетләрнең кулын кысты. Очрашуга килгән әниләр Райлә Рәдиф кызы белән Фирдания Сәгъдулла кызына да рәхмәт әйтеп, әлеге хатларны тапшырды.

Хезмәт итеп кайткан Альберт Тәлгать улы да, аның әнисе Райлә Рәдиф кызы да егетләрнең исән-сау хезмәт итеп кайтуларын теләделәр. “Раил хәзрәт белән бергәләп дога укып озаттык үзебезнекеләрне, ул чактагы кичерешләрне әле дә күз яшьсез искә алып булмый. Баламның исән-сау, барлык әгъзалары сәламәт булып кайтуын теләп, җиде мәчеткә барып укыдым. Аллага шөкер, Раббым мине ишетте. Сез дә сорагыз, Аллаһы Тәгалә ташламый ул”, - дип, хәрби комиссарга егетләрне әзерләгән өчен рәхмәтен дә белдерде Райлә.

Хәзерге сугыш техникалары күрсәтелгән фильм карап, Раил хәзрәт догалар укып, егетләрнең исән-сау кайтуларын сорап багышлаганнан соң, армиягә чакырылучы егетләргә истәлек бүләкләре тапшырылды.

Аллага шөкер, бездә бит бу кайгырту, дип сөенеп кайттык.

С. Мингатина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев