Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Хәтер

Лагерь истәлекләре

Фәрхәт Сәгъдиев, Түбән Шашы авылы

Балачаклар һәм дә яшүсмер чак –
Ваемсыз чак безнең гомернең.
Вакыт агышына тизлек биреп, 
Зураясы килә күңелнең.
Соңгы вакытларда 1 сыйныфны тәмамлаган оныгым Вахит белән үзара сөйләшкәндә, сүз иярә сүз чыгып, сөйләшүләр еш кына балаларның җәйге ял лагерьларына барып тоташты. 
Вахит мәктәп яны лагерена йөрүеннән канәгать калган иде, «Чулпан» ял лагеренә дә үзе теләп төшәчәген белдерде. Балаларның җәйге ял лагерьләре – үзеңне мөстәкыйльлек ягыннан сынау мөмкинчелеге ул. Алай гына да түгел әле: тирә-яктагы шартларга яраклашырга һәм режим белән яшәргә өйрәнү, яңа дуслар табу һәм үзеңдә җавапчылык булдыру да. Болар сине зурлар (өлкәннәр) тормышын дөрес күзаллауга этәрә. 
Балачакта  безгә өлкәннәр абсолют ирекле һәм безгә караганда рәхәтрәк яши кебек тоела. Гомер баскычлары буйлап үткәндә бу фикер үзгәрә, хәтта өлкәнәйгәч вакыт агышының тизлеген киметәсе килә башлый (сәламәтлек һәм даими шөгыльләрең булганда).
Күңел сандыгын актарганда минем күңелгә иң беренче булып «Орленок» пионер лагере белән бәйле булган хатирәләр искә төшә. Моннан 55 ел элек, 7 сыйныфта укыганда, гади колхозчы малае ияләшкән гадәти тормыштан, гаиләсеннән, якын туганнарыннан, дусларыннан, сыйныфташларыннан, авылдашларыннан аерылып, 40 көн буе Кара диңгез буенда урнашкан «Орленок» пионер лагерендә ял итеп һәм укып кайтты. Мөстәкыйль яшәү сынавын уңышлы узу күңелгә рәхәтлек хисе бирде һәм бер яктан сынау булып торган нәрсә бәхет мизгелләренә әверелде. Шушы мизгелләрне тудыруга ярдәм иткәннәре өчен Күңгәр урта мәктәбе дирекциясе һәм укытучылар коллективына, комсомолның Арча райомында эшләп киткән Әнисә Сәгыйть кызы Габдрахмановага, мине Казандагы комсомолның өлкә комитетына кадәр озата барган пионер вожатые һәм география укытучысы булып эшләп киткән укытучым Луиза Сабир кызы Садыйковага мин бүгенге көндә дә зур рәхмәтле. Шул ук вакытта рәхмәтемнең иң олысы Раббыбыз - Аллаһы Тәгаләгә, чөнки кешегә ирешкән барлык нәрсә дә Аллаһ теләге белән генә була. Югыйсә, Күңгәр мәктәбендә яхшы укыган һәм актив булган укучылар миннән башка да күп иде, район буенча әйткән дә юк инде. Хәзер шул вакытларны искә төшереп, истә калганнарын сезгә дә бәян итәм.
1971 елның 3 гыйнваре көнне лагерьга китүчеләрне комсомолның өлкә комитетына җыйдылар. Беренче төркем «Артек»ка баручылар булса, 17 укучыдан торган икенче төркем – «Орленок»ка баручылар. 
3 гыйнвар кичен киткән Казан-Мәскәү поезды (поездга утыруым да беренче тапкыр иде) 4 гыйнвар көнне сәгать 10лар тирәсендә Мәскәүгә килеп җитте. Лагерьга алып баручы Мәскәү-Сухуми поезды кичке якта булу сәбәпле, без шушы көндә Кремльне, Кызыл мәйданны, Ленин мавзолеен һәм төрле соборларны күрдек. Казаннан башка шәһәрне күрмәгән авыл малае өчен ил башкаласында уйланмаган экскурсиядә булу гаҗәп тә һәм мавыктыргыч та иде.
4 гыйнвар кичен киткән Мәскәү-Сухуми поезды Кара диңгез буендагы Туапсе шәһәренә 6 гыйнвар көнне иртән иртүк килеп җитте. Юлда без Орел, Курск һәм Харьков шәһәрләре аша уздык. Поездны көтеп торган автобуска утырып 1 сәгатьтән соң лагерь территориясенә аяк бастык.
Лагерьдагы тормышыбыз мунчага керүдән башланды. Безне дружиналарга һәм отрядларга бүлделәр һәм лагерьда киеп йөрү өчен моряк киемнәрен бирделәр, морякларга хас лагерь тормышы көндәлек режим белән үтә башлады.
Лагерьдагы 3 дружина (эскадра) бинасы бер-берсеннән күпмедер ераклыкта урнашкан һәм алар «Штормовая», «Стремительная» һәм «Звездная» исемнәре белән йөртелә иде. Безнең «Штормовая» эскадрасы Кара диңгезгә терәлеп торуы белән башка 2 эскадрадан аерылып торды.
Лагерьда яшәгәндә безнең өчен сынаулар да булып торды. Беренче сынау йоклаган урын-җирне җыйганда туды, бу сынауны отряд (экипаж) вожатыйлары ярдәме белән җиңеп чыктык. Икенче сынау – үз вакытында йокыдан уянып, юынып һәм киенеп, үз вакытында иртәнге зарядкага һәм линейкага чыгып басу. Бу сынауны да коллектив белән җиңеп чыктык. Ул безне вакыт кадерен белергә һәм көндәлек режим белән яшәргә өйрәтүнең бер чарасы булды.
Лагерьда булуның беренче көнендә һәрбер экипаж (отряд) янәшәдәге тауларга барып һәм пионер учагы ягып бер-берсе белән танышып чыктылар, үзләренең сәнгатьтәге һөнәрләрен дә күрсәттеләр.
11 гыйнвар көнне лагерьда 1971 елның уку сезоны ачылуга багышланган тантаналы линейка булды, анда кеше тормышында белем алуның әһәмиятенә басым ясалды.
Лагерьдагы белем йортында укулар «тихий час»тан соң 15.30 сәгатьтә башланып, 4 яки 5 дәрес   дәвам итә иде. Дәресләрдә булу үзеңне башкалар белән белем ягыннан чагыштырып карау мөмкинлеген дә бирде.
Лагерьда төрле түгәрәкләр  эшләде һәм алар атнага 1 тапкыр якынча 2 сәгать дәвам итәләр иде. Алар көннең беренче яртысында уздырылдылар. Мин командир-разведчиклар түгәрәгенә язылган идем. Түгәрәктә ГО  турында сөйләшү, үзеңә противогаз сайлау, Калашников автоматын вакытка сүтеп-җыйнау, винтовкадан мишеньга ату һәм 20-25 м биеклектәге вышкадан парашют белән сикерүләр булды. Монда кызыклы бер очрак турында язып китми мөмкин түгел. Ябыграк гәүдәле бер малай парашют белән сикергәндә, сикергән мәлдә парашют белән җиргә якынайды да, аннан соң күпмедер биеклектә һавада эленеп калды. Малаебызга җиргә төшеп җитү өчен, парашют бавына тартылып һәм сикерү хәрәкәте ясап, ярыйсы гына һавада чәбәләнергә туры килде.
«Мое отечество – СССР» кичәсе һәм «Спартакиада народов мира» дигән спартакиада лагерьда зур әзерлек белән узды. «Пионерская правда» газетасы корреспонденты һәм Туапсе судомодель заводыннан килгән делегатлар белән очрашу да хәтердә калган. «Орленок» лагере Кавказ таулары итәгендә субтропик климат поясында урнашкан. Гыйнварның уртача температурасы 0 градус чамасы (Әтнәдә  – 14 градус), еллык уртача явым-төшем 1500 мм тирәсендә (Әтнәдә исә 451 мм). Кара диңгез буенда тропик диңгез массалары өстенлек итә, шуңа күрә кыш салкын, җәй эссе булмый. Мин лагерьда булган гыйнвар аенда 2 тапкыр җиңелчә генә кар төште һәм көнендә үк эреп тә бетте.
Хатирәләр йомгагын читкә алып куеп, кабат шуны искәртәсе килә, ла­герьда булу  мөстә­кыйль­леккә һәм яңа мө­хиткә яраклаша алуга сынау да ул. Тор­мышта шушы сый­фатларга ия булмый торып уңышка ирешеп булмый.
«Әтнә таңы» газетасын даими укып баручы кеше буларак шуны да әйтә алам, безнең «Чулпан» балалар лагере да  балалар ялын күңелле , мавыктыргач һәм файдалы итеп уздыру өчен күп чаралар уздыра. Анда үткән көннәр дә минем күңелем түренә урнашкан якты хатирәләр кебек, анда ял иткән балалар күңелендә озак сакланыр дигән өметтә калам.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев