Әтнәдә - икенче юл һәлакәте
Бүген, 9 гыйнвар көнне, төштән соң
Олы Әтнәнең Совет урамы белән Карл Маркс урамы кисешкән чатында ике машина бәрелешә язды.
- Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеген гел әйтеп торабыз, ә машина йөртүчеләрнең үз дөреслекләре. Кайсы тизлек арттыра, кайсы юл бирми, нәтиҗәдә юл һәлакәте. Быелның икенче һәлакәте: машиналар бер-берсенә юл бирмиләр. Әле ярый үлем-җитем, тән җәрәхәтләре юк. Сакланып, кагыйдәләрне үтәп, бер-берегезгә юл биреп, бер-берегезне хөрмәт итеп йөрергә өйрәнегез, дип әйтәсе килә машина йөртүчеләргә. Җәяүлеләр дә игътибарлы булсыннар, - ди юл хәрәкәте тәртибен саклаучы Рамил Гәрәев.
Х.Бадиков фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев