Әтнәдә юл һәлакәте
Хәвеф-хәтәр

Әтнәдә юл һәлакәте

"Юлларда бозлавык, игътибарлы булыгыз", дип кисәтә район юлларында иминлекне саклаучы инспекторлар.

Районыбызның Әтнә-Чишмәле Сап юлының Чембулат авылы тирәсендә юл һәлакәте теркәлде. 

Трактор таныклыгы гына  булган, машина йөртүгә бернинди хокукы булмаган ир-ат  машина белән идарә итә алмыйча,  юл кырыена төшеп капланган.

Тән җәрәхәтләре гомеренә зыянлы түгел, алкоголь кулланганмы- юкмы икәнлеккә тикшерүдән баш тарткан.

Сак булыгыз, имин юллар телибез.

С.Мингатина фотосы


Нет комментариев