Бәрәңгедән дә начар түгел
Киңәш-табыш

Бәрәңгедән дә начар түгел

1-2 пешкән бәрәңгене яисә 1-2 кашык бәрәңге боткасын бераз сөт һәм йомырка сарысы кушып, төерчекләрен калдырмыйча төеп болгатыгыз.

Үсемлек мае да салырга була. Шул ботканы җылы килеш битегезгә ягып, 15-20 минут тотыгыз һәм салкын су белән юып төшерегез. Көзгегә карасагыз – битегезнең күзгә күренеп шомаруын, сафлануын күрерсез. Бу маска хәтта җыерчыкларны да бетерә.

 


Нет комментариев