Гөлләр тәрбия ярата
Киңәш-табыш

Гөлләр тәрбия ярата

* Гөлләрнең тамыр муентыгы зәгыйфьрәк булып торса, аның авырып китүен булдырмас өчен, шул урынга даруханәдә сатыла торган акбурны төеп, күкерттән ясалган катнашманы сөртергә мөмкин.

 

* Ашлама буларак, айга бер тапкыр гөл туфрагына порошоксыман чүпрә өстәргә була.

* Гөлләргә суны беркайчан да кирәгеннән артык сипмәгез. Дымның артык күп булуы корылыкка караганда да начар.

* Тәрәзә төбендәге гөлләрнең яфраклары пыялага тиеп торырга тиеш түгел. Җәен алар алар пешергә, кышын исә өшергә мөмкин.

* Бүлмә гөленә мәче ияләнгәг очракта туфракка төелгән кара борыч сибеп карагыз. Песиегез гөлгә якын да килмәс.


Нет комментариев