Янгында өч бала һәлак булды
11 февраль көнне 7.15 сәгатьтә Питрәч районы Шигали авылында янгын чыга. Янгын сүндерү хезмәте килеп җиткәндә инде, ут йортны чолгап алган була.
Янгын булган урынга килеп җиткәндә, якынча мәгълүматлар буенча, йортта ике өлкән кеше һәм 4 бала барлыгы билгеле була. Янгын вакытында хатын-кыз ике яшьлек баласы белән урамга чыгып өлгерә, кызганычка каршы гаилә башлыгы белән өч бала янгында һәлак булалар.
РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр идарәсе башлыгы Максим Трущин хәбәр иткәнчә:
– Хәзерге вакытта янгын урынында тикшерү эшләре бара. Янгын чыгуның ике төп сәбәбе – мич һәм электр җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу очраклары. Янгын урынында шулай ук тикшерү комитеты белгечләре дә эшли, – диде.
Шунысын да әйтергә кирәк, гаилә социаль яклау органнарында күп балалы гаилә буларак исәптә торган. Казан шәһәрендә пропискада була. 2020 елда әлеге гаиләнең фатирына, күп балалы гаилә буларак, республика программасы буенча 4 янгын автоном хәбәрчесе урнаштырылган була.
Күпме язып, кисәтеп торсак та, кызганычка каршы, янгын белән бәйле үлем очраклары гел булып тора.
Әтнә районында да узган атнада Бәрәскә авылында шәхси хуҗалыкта янгын чыкты. Бәхеткә каршы, үлүчеләр юк. Бүгенге көндә бу эш буенча тикшерү бара.
Исегездән чыгармагыз, янгын берәүне дә аямый. Игътибарлы булыйк.
Үзегезне һәм якыннарыгызны да саклагыз. Янгын чыкса кичекмәстән 01,101, 112 телефон номерларына шалтыратыгыз.
Илдар Хәйруллин, Әтнә һәм Арча районнара янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев