Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Янгынны кисәтү хәерле

Балаларны саклыйк!

Уку елы башлану бе­лән мәгариф учреж­де­ние­ләрендә янгыннарга каршы төрле профилактик чаралар үткәрелә.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, педагоглар белән берлектә белем бирү оешмаларында янгын куркынычсызлыгы дәресләре үткәрәләр. Кызганычка каршы, елдан-ел янгыннарда балалар күбрәк һәлак була. 
Статистик мәгълүматлар буенча, гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта, дөрес карар кабул итә белмәү сәбәпле, балалар янгын корбаннары булалар. Балалар үлеменә ничек юл куймаска, янгын вакытында үзеңне ничек тотарга?  Безнең төп бурыч – балаларны моңа өйрәтү.
Балалар белән янгын кур­кынычсызлыгы ка­гый­дәләре турында күб­рәк әңгәмәләр үткәрергә кирәк. Иң мөһиме – балаларны өйдә ялгызы, карау­чысыз калдырмагыз. Балаларның шырпының уенчык түгел­леген һәм дә янгынның кур­кыныч әйбер икәнен аңлаулары мөһим. Шулай ук көнкүреш электр приборларын һәм газ плитәләрен куллану кагыйдәләренә дә өйрәтергә кирәк. Җиңел, тиз кабына торган сыеклыкның куркыныч булуын аңлату мөһим.
Янгын килеп чыккан очракта, балаларга үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәтегез. Балалар үз­лә­ренең яшәү адресларын һәм янгын сүндерү хезмәтенең телефонын белергә тиеш. 
Балаларга янгын вакытында өйдән нинди дә булса әйберне коткарып калырга түгел, ә бары тик янган бинадан тиз арада чыгарга кирәклеген аңлату зарур. Балалар бер мәсьәләгә генә игътибар бирергә тиеш – бары тик бинадан зыян күр­мичә генә чыгарга!
Балаларны йортта яки фатирда үзләрен генә бикләп калдыру бик куркыныч! Хәвеф-хәтәр килеп чыкса, алар тышкы якка чыга алмаячаклар.
Еш кына олылар гаебе белән балалар һәлак була. Ата-аналар үз балаларыгыз өчен үрнәк булыгыз, балаларны һәм үз йортыгызны янгыннан саклагыз.
Янгын вакытында шалтырату өчен телефон номерларын исегезгэ төшерәбез «01», «101», «112». Арча янгын бүлеге 8 (84366) 3-35-91, Әтнә янгын бүлеге 8(84369) 2-20-01.

Адель Шакирҗанов,  Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев