Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Игътибар – юлда велосипедчы балалар

Җәй – балалар һәм аларның әти-әниләре өчен елның иң күңелле һәм иң көтеп алынган вакыты.

Мөмкинлек булганда барысына да өлгерәсе килә: рәхәтләнеп җәяү йөрергә, су коенырга, велосипедта йөрергә. Ә балаларның җәйге каникуллары күңелсез очракларсыз үтсен өчен, өлкәннәр төп игътибарны юлтранспорт җәрәхәтләрен булдырмауга һәм велосипедта йөргәндә бәхетсезлек очракларын кисәтүгә юнәлтергә тиеш. 
Велосипедта йөрү чыннан да күңелле... әгәр куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәсәң! Балаларыгызны шушы гади кагыйдәләргә өйрәтегез: велосипедта, тротуар булмаганда машина юлында йөрү, 14 яшьтән генә рөхсәт ителә. Юлның җәяүлеләр кичүе аша үткәндә, велосипедны үзең белән янәшәдә тотып барырга һәм җәяүлеләр хәрәкәте өчен билгеләнгән таләпләргә таянырга кирәк. Велосипед һичшиксез шалтырау сигналы, арткы юнәлешне күрсәтүче көзге, катафотлар белән җиһазланган булырга тиеш. 
Балаларга җәяүлеләр юлыннан һәм торак зоналарда, тротуарларда велосипедта йөргәндә башкалар иминлеге өчен каршылык тудырмыйча йөрергә кирәк. Велосипедка утырып чыкканда баланың башында шлем булу зарур. Зурлыгы буенча туры килми торган велосипед бала өчен куркыныч тудыра. 
Балалар да башкалар кебек үк юлның уң ягыннан хәрәкәт итәргә тиешләр. Ташкынга каршы барган велосипедчы машина йөртүчеләргә уңайсызлыклар һәм куркыныч тудыра. Велосипедчының машиналарның гому ¬ ми агымына каршы баруы, һәлакәтләрнең дүрттән бер өлешен тәшкил итә. Велосипедчы биргән сигналлар юл хәрәкәте кагыйдәләренең бер өлеше булып тора. Тик бала сигналларны куллары белән күрсәтергә тиеш түгел, чөнки ул велосипед артында контрольне югалтырга мөмкин. Көннен караңгы вакытында яктылыкны кире кайтаручы жилет кияргә һәм велосипедка яктылык кайтаргыч элементлар куярга тәкъдим ителә. 
Үз балаларыбызны саклыйк. Мондый хәл безнең белән булмас, дип ышанмыйк. Хәвефхәтәр аяк астында гына, диләр. 
Суд матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев