Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Короновирус инфекциясе. 3 пневмония теркәлгән

Гыйнвар ае булса да, һава торышы җылы тора. Ә җылы һава вируслар үрчү өчен бик уңай.

Район үзәк больницасының табиб эпидемиологы Азат Гыймадиев та сакланырга куша.

   - ОРВИ әлләни күп түгел,  узган атна дәвамында 15 кеше авырды. Аның 12се -  балалар. Тик шөбһәләндергәне: пневмония. Ел әле башланды гына, 3 кеше пневмония белән авырырга өлгерде. Гадәттә грипптан соң ялкынсыну кала иде, ә быел әле Әтнәдә, Аллаһка шөкер, грипп юк. Дымлы һава сәбәпче булып чыга.  30 балада - су чәчәге ( ветряная оспа).  Кытайда барлыкка килгән  коронавирус инфекциясен ишеткәнсездер. 45 кеше үлгән, 1500 ләп кеше бу вирусны эләктергән. Вирусның тизлек белән таралуын хәбәр итеп торалар. Ял итәргә чит илгә барырга уйласагыз, Кытай, Вьетнамны сайламагыз.  Бик тиз иярә торган вирус һәм ул диңгез продуктлары аша да тарала. Балыклар, моллюскларны ашамасагыз яхшы.  Кыскасы, саклану бик кирәк, өйгә  кайткач, кулларны, борын куышлыкларын  сабын белән юыгыз, - дип кисәтә табиб Азат Фердинант улы. 

Авырмагыз. Аллаһы Тәгалә сакланганны саклармын дигән. 

Хәмит Бадиков фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев