Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Мошенниклардан сакланыгыз

Татарстан Республикасы Әтнә районы прокуратурасы искә төшерә: беркемгә дә, шул исәптән банк хезмәткәрләренә дә, үз банк картаң турындагы мәгълүматны әйтергә ярамый (аның ПИН-коды, CVC коды (өч урынлы картаның артындагы сан), шулай ук телефонга кергән куркынычсызлык кодлары).

Банк хезмәткәрләре күчерү һәм түләү мәсьәләләре буенча беркайчан да шалтыратмыйлар.
Сатучыга тулысынча ышанган очракта гына, Интернет челтәрендәге электрон мәйданчыкларда сатып алынган товарлар өчен түләгез. Интернет мәйданчыклары хуҗалары урнаштырган куркынычсызлык тәкъдимнәрен карагыз һәм төгәл үтәгез. Алдагы сатып алучыларның фикерләренә игътибар итегез. Мошенниклардан сакланыгыз.
Әгәр сезгә хокук саклау органнары (прокуратура, полиция, ФСБ, тикшерү комитеты һәм башкалар) хезмәткәрләре булып танышып шалтыраталар һәм акчаны тапшыруны таләп итәләр икән — бу мошенниклар! Уяулыкны югалтмагыз, телефонны өзегез. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре беркайчан да телефон аша тикшерү үткәрми. Хезмәткәрнең чынбарлыгын тикшерү өчен хокук саклау органнары номерларына шалтыратып була — алар Интернет челтәрендәге рәсми сайтларда бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев