Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Терлек һәм кошкортларда да төрле чирләр артты

Район авыл хуҗалыгы идарәсендә гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең киңәшмәсе узды.

Утырышта авыл хуҗалыгы терлекләрендә йогышлы авыруларны булдырмау хакында сөйләшенде. Ишетеп торабыз, соңгы вакытта күрше өлкәләрдә йогышлы авырулар теркәлү очраклары ешайды. Болар: төенле тире авыруы (нодуляр дерматит), тилчә (ящур), котыру чире (бешенство), лейкоз (кан рагы), бруцеллез, туберкулез, кош-кортларда – кош гриппы, дунгызларда – африка чумасы.

Киңәшмәдә Татарстанга һәм безнең районга да чит төбәкләрдән терлек кайтуы турында сүз булды. Шуңа да безгә игътибарлы булырга кирәк.

2022 елда Татарстанда дуңгызлар арасында 11 африка чумасы очрагы теркәлде (Спасс, Югары Ослан, Мамадыш, Чистай, Балык Бистәсе, Питрәч һәм Әлки районнарында). Казахстан республикасында тилчә авыруы ачыкланган. Сак булмасак, бу чир республикага да яный. Оренбург өлкәсе, Самара һәм Чиләбе якларыннан терлек сатып алу да куркыныч.

Әгәр дә читтән килеп сатып йөрүчеләрдән терлек яки кош-кортлар алырга теләсәгез, аларның ветеринар белешмәләре булу зарур. Мөгезле эре терлекләрне башка төбәкләрдән алып кайткан очракта, район ветеринария берләшмәсенә хәбәр итәргә һәм каннарын тикшертергә кирәк.

 Безнең белән бу хәл булмас дип әйтергә ярамый, саклану комачауламый.

Руслан Фәйзрахманов, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев