Төзексез электрүткәргечләр – янгыннарның төп сәбәбе
Сак булыгыз!
Еш кына иске электрүткәргечләр янгын килеп чыгуга сәбәпче булып тора. Чөнки бөтен электротехника продукциясенең гарантия срогы бар. Шуннан соң көнкүреш техникасы сафтан чыга, ә электрүткәргечләр изоляциясен югалта, нәтиҗәдә кыска ялганыш барлыкка килә.
“Борылма” алымы белән тоташтырылган иске электрүткәргечләр дә янгынга китерә.
Чөнки “борылма”лы урын вакытлар үтү белән окислаша һәм бу урында чыбыклар кызалар һәм яна башлыйлар. Шуңа күрә дә йортларда, мунчаларда һәм башка ишегалды корылмаларында иске электрүткәргечләрен үз вакытында алыштыру кирәк.
Шулай ук елына кимендә бер тапкыр булса да, барлык розеткаларны, сүндергечләрне һәм бүлгеч тартмаларын тикшереп алу зарур. Әгәр алар җылына икән, димәк, алар төзек түгел, бәлки тоташтыра торган болтларын гына тыгызларга кирәктер.
Шуны да онытмаска кирәк, электр челтәренә артык көчәнеш ясарга ярамый.
Куәтле көнкүреш приборларын бер электр розеткасына тоташтырмагыз. Электр чыбыклары, дым һәм башка механик йогынтылардан котылып калу өчен, гофрда яки махсус кабель каналында булырга тиеш.
Иң яхшысы изоляциясе янмый торган электр чыбыкларын куллану кирәк.
Йорттагы электр үткәргечләренең төзек булмавы һәм аның җылыну билгеләре булып: җылынган электр вилкалары яки розеткалар; янган резина исе, көйгән ис чыгу; саклагыч автоматның сүнүе тора.
Әгәр дә сез сәер чатнаган тавыш ишетәсез икән, төтен исе сизгәнсез икән, тиз арада электрны сүндерегез, янгыннан саклау хезмәтен чакырыгыз һәм янгынны сүндерү чараларын күрегез. Электр энергиясе өзелгән очракка дип йортыгызда батарейкалар яки аккумулятор белән эшләүче фонарьләр булдырыгыз. Шәмнәрдән һәм ачык утның башка чыганакларыннан файдаланмагыз.
Әгәр утны туктата алмасагыз, шунда ук янган бинадан чыгыгыз. Исегездә тотыгыз, электрны су белән сүндерергә ярамый! Йортыгызда порошоклы яки углекислотлы янгын сундергеч булдырырга тырышыгыз.
Бинаны тулысынча электр утыннан өзеп һәм шуннан соң янгынны сүндерү буенча чаралар күрү куркынычсызрак гамәл. Әгәр төтен яки башка куркыныч факторлар нәтиҗәсендә бүлмәдә торып булмый икән, шунда ук бу бинадан урамга чыгыгыз.
Исегездә тотыгыз, теләсә кайсы документны торгызырга була, ә сезнең тормышны – юк! Янгынны ачыклау өчен сезгә автономияле янгын белдерүчесе ярдәм итәчәк, ул янгын чыккан очракта сигнал чыгарачак.
Ильяр Гыймадиев, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе урынбасары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев