Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Укучыларның көзге каникуллары җитә.

Тиздән мәктәпләрдә көзге каникуллар башлана. Хөрмәтле ата-аналар, бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан, балаларыгызның буш вакытларында нәрсә белән шөгыльләнүен контрольдә тотыгыз

. Үзегезнең йортыгызда янгынга каршы торышны күзәтегез.Үзегезнең үк тынычлыгыгыз өчен сезгә йортта (фатирда) янгын чыкканын белдерүче приборлар урнаштырырга һәм утсүндергечләр сатып алырга, шулай ук йорттагы электр үткәргечләрне куркынычсыз халәткә китерергә киңәш итәбез. Балалар белән аңлату әңгәмәләре үткәрегез, балаларны гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтегез. Балаларыгыз өчен һәрвакыт үрнәк булып калыгыз. Өйдә күзгә күренеп торган урында ашыгыч ярдәм күрсәту хезмәтләре исемлеге урнашсын һәм гадәттән тыш хәл булган очракта балагыз кирәкле номер буенча шалтырата белүен кайгыртырга кирәк.

Балаларга ут белән уенның куркынычлыгы турында ешрак искә төшерегез. Балаларга янгын вакытында өйдә ( фатирда) качмаска , мөмкин кадәр тизрәк янган бинадан чыгарга кирәк икәнлеген анлатыгыз. Кече яшьтәге балаларны өйдә ялгыз кадырмагыз. Балаларга ягып җылыту мичләрен, газ плитәләрен һәм башка ачык ут чыганакларын карауны беркайчан да йөкләмәгез.

Исегездә тотыгыз, ут хаталарны кичерми. Гадәттән тыш хәл булган очракта « 01»,« 101», «112» номеры буенча шалтыратыгыз.Үзегезне һәм туганнарыгызның тормышын саклагыз!

Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге булеге инспекторы Исмэгыйлев И.И.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев