Ут хаталарны кичерми
Мәктәп укучыларының язгы каникуллары башланды.
Шул уңайдан, бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан, әтиәниләргә балаларның буш вакытларында нәрсә белән шөгыльләнүен контрольдә тоту кирәк.
Үзегезнең тынычлыгыгыз өчен йортыгызда янгын чыкканын белдерүче приборлар урнаштырырга, ут сүндергечләр булдырырга киңәш ителә. Балалар белән аңлату әңгәмәләре үткәрергә, гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта, үзүзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерү зарур. Үзегез балаларга үрнәк булыгыз. Өйдә күзгә күренеп торган урында ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтләре исемлеге урнашсын һәм гадәттән тыш хәл булган очракта балалар әлеге номерларга шалтырата белсеннәр.
Ут белән шаярырга ярамаганлыгы хакында балаларның исләренә төшерегез. Янгын вакытында өйдә качып калырга ярамый, мөмкин кадәр тиз арада янган бинадан чыгарга кирәклеген анлатыгыз. Кече яшьтәге балаларны өйдә ялгызын гына кадырмагыз.
Исегездә тотыгыз, ут хаталарны кичерми. Гадәттән тыш хәл булган очракта «01», «112» номеры буенча шалтыратырга кирәк. Үзегезнең һәм туганнарыгызның тормышын саклагыз!
Ильяр Гыймадиев, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев