Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнә - үрнәк районнарның берсе

20 февраль көнне район сессиясе узды. Аны район советы рәисе Габделәхәт Хәкимов алып барды

Сессиядә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты. Әтнә муниципаль районының 2022 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлары белән Габделәхәт Гыйлемхан улы таныштырды.

Сессиядә район мәгариф бүлеге җитәкчесе Рафис Фатыйхов, Түбән Бәрәскә авыл җирлеге җитәкчесе Аида Фатыйхова, "Мәңгәр" күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Тәлгать Мостафин чыгышлары тыңланды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Әтнә районының 2022 елгы эшчәнлеген югары бәяләде. 

- Әтнә районы тотрыклы үсеш, хезмәт белән яши торган һәм милли-мәдәни тормыш өлгесен пөхтә итеп саклый белә торган үрнәк район республикабызда. Менә шушы сыйфатларны бергә җыйсак, безнең андый орайоннарыбыз бик сирәк, - дип район хезмәтчәннәренә тырыш хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев