Бүген Әтнәдә волейбол ярышы уза
Көн темасы

Бүген Әтнәдә волейбол ярышы уза

Яшьләр эше спорт һәм туризм бүлеге оештырган юл һәләкатен киметү максаты белән волейбол ярышлары уза Әтнәдә.

Закиров Нияз призына Әтнәдә юл-транспорт һәләкатләрендә яшьләр үлеме белән көрәшкә багышланган, ир-атлар арасында волейбол буенча ачык турнир ярышлары уза.

"Безнең республикада 2021 елда 300дән артык кеше юл һәләкатенә очрап вафат булган. Районыбызда 3 кеше вафат булды. Райондашлар юлларда сак булыгыз, юл йөрү кагыйдәләрен үтәп йөрегез",- дип мөрәҗәгать итә ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев.


Нет комментариев