"Чулпан" лагереның икенче сменасы башланды
Көн темасы

"Чулпан" лагереның икенче сменасы башланды

Бүген, 8 августта, Каенсар урманында урнашкан "Чулпан" лагеренда икенче смена башланды.

Әле генә лагерь 110 ял итүче белән саубуллашты дип язган идем.

http://atnya-rt.ru/news/balalar-yaly-20/elashyp-aerylyshtyk-bgen

Бүген башланган,  18 көнгә сузылачак бу смена 25 августка кадәр дәвам итәчәк. 

- Көн сүрән булуга карамастан, лагерьда күңелле. Ял итәргә килүче балалар әкренләп җыелалар. 40 бала ял итәчәк. Балалар саны аз булгач, беренче сменада ял иткән балаларны да алырбыз дип торабыз. Ял итүчеләргә хезмәт күрсәтүче белгечләребез үзгәрмәде, без әзер, бу сменабыз  да уңышлы була күрсен дип телибез.  Алла  ярдәменнән ташламасын, без дә тырышырбыз,- ди лагерь җитәкчесе Эльмира Мәгъсүмова.

Әмиин. Яңалыклар белән таныштырып барырбыз, Алла боерса. 


Нет комментариев