Депутатлыкка кандидатларны сайлап алу буенча тавыш бирү  бара
Көн темасы

Депутатлыкка кандидатларны сайлап алу буенча тавыш бирү бара

Бүген, 26 май көнне, "Бердәм Россия" нең 6 чакырылыш Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатларны сайлап алу буенча тавыш бирү башланды.

Бүген районда 5 сайлау участогы эшли.

Иртәнге сәгать 8.00дән 20.00гә кадәр  районыбызның Олы Әтнә авылы "Ашыт" мәдәният һәм спорт үзәгендә, Бәрәскә авылында -  МФЦда, Күәм участогында - мәктәптә, Олы Мәңгәрдә - мәдәният йортында, Кышлау авылы мәдәният йортында урнашкан сайлау участокларында тавыш бирү башланды.

Сайлау участогына килгән һәркем үзе лаеклы дип тапкан кандидат өчен тавыш бирә бүген.

С. Мингатина фотосы


Нет комментариев