Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Дәүләт Советы һәм Хөкүмәт Юллама буенча комплекслы план эшләячәк

Ул Юлламаны төп индикаторларга бәя бирү, төбәк үсешенең стратегик юнәлешләренә анализ бирүне үз эченә алган программа-сәяси документ дип атады.

Татарстанның Дәүләт Советы һәм Хөкүмәт республика Президентының парламентка еллык Юлламасын гамәлгә ашыру буенча комплекслы план эшләячәк. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламент утырышында шулай дип белдерде.

 Ул Юлламаны эчке һәм тышкы вагыятьнең төп индикаторларына бәя бирү, төбәк үсешенең стратегик юнәлешләренә эчтәлекле анализ бирүне үз эченә алган программа-сәяси документ дип атады.

"Татарстан - Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә үсешкә йөз тоткан режимда яши. Дөньякүләм әһәмияткә ия зур спорт чаралары югары дәрәҗәдә үткәрелде. Тагын да күбрәк кешеләр киң масштабта безнең күпмилләтле республикабызның кунакчыллыгы һәм уникаль мәдәни мирасы белән танышты. Шунысы мөһим: чимал базарында санкцияләр басымы, тотрыксызлык фонында Татарстан социаль-икътисади күрсәткечләрнең позитив динамикасын һәм халыкара контактларда активлыгын саклый", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул бүген республикада эшче һөнәрләр буенча WorldSkills дөнья чемпионатына һәм ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган чараларга әзерлек баруын әйтте.

"Барлык хакимият органнары адресына анализ һәм төгәл йөкләмәләр  Президент докладында тагын бер кат яңгырады. Безнең гамәлләргә, парламентка карата бәясен татарстанлылар киләсе елда алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлау вакытында бирәчәк", - дип белдерде парламент рәисе.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/24/172177/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев