Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Дусым”да тәмамлыйлар

Республика авыл хуҗалыгы министрлыгының 26 сентябрьгә биргән мәгълүматларына караганда, Татарстанда зәбкә сөрү 49 процентка башкарылды.

Безнең район бу исемлектә өченче урында, зәб сөрү тиешле мәйданнарга карата 68 процент тәшкил итә. "Тукай", "Шахтер", "Мәңгәр" һәм "Кишет" хуҗалыкларында җирне тирән итеп эшкәртүгә игътибар зур. Җаваплылыгы чикләнгән "Дусым" җәмгыятендә җирне тирәнтен эшкәртү белән сукалау бер чамада. Бу хакта җәмгыять директоры Ленар Сәмигуллиннан сораштык.

- Бездә зәб сукасы элек-электән игътибар үзәгендә. Хуҗалыкта бу чорда махсус комиссия эшли. Комиссия һәр басуда булып, зәбнең тирәнлеген, сыйфатын һәм норма үтәлешен тикшерә. Шул нигездә тракторчыга балл куела. Ә анысы хезмәт хакында чагылыш таба. Моннан тыш икмәкләтә кызыксындыру да каралган, - дип таныштырды җитәкче. Сәвит заманында, аның әтисе Әдһәм Зиннәт улы җитәкләгән "Игенче" колхозында да шулай иде бу.

"Дусым"ның басу-кырларында бүгенге көндә 5 агрегат көч куя. Рамил Мортазин "Нью-Холланд" тракторында "Комби-мастер" белән җирне тирәнтен эшкәртә. Гыйният Хәтибуллин "МТЗ-1221"дә 4ле төрән белән сукалый. Боларның икесендә дә - "оборотный плуг". Тагын бер сукада "Джонгер" (Беларус) белән Рамил Нигъмәтҗанов эшли. Авылның Казак Үртәме ягындагы басуында 2 "К-700" сукалый. Алар янына барып килдек. Илдар Гыйниятов та, Илдус Гәрәев тә күп еллар эшлиләр, җир эшен яхшы беләләр. 8 төрәнле сукаларны бик җиңел өстерәүләренә игътибар иттем.

- Җир яхшы сыйфатлы, - диләр тракторчылар.

Дөрестән дә, элекке еллар белән чагыштырганда сизелерлек яхшырды Күлле Киме һәм Арының җирләре. Быел һәр гектардан 35,1 центнер уңыш җыеп алуларын әйтү дә җитә.

Җиргә килсәк, зәбкә сөрәсе барлык мәйданнар белән бригадир Фәрит Сабиров таныштырды.

- Әлегә сукалыйсы 1734 гектардан тыш, зәбкә сөрәсе кукуруз мәйданнары да бар. Тракторчылар бик тырыш, эшчән безнең. Үзләре аңлап, белеп башкаралар. Озакка сузмабыз, мөгаен, - ди ул.

Киткәндә хуҗалык җитәкчесенең дә:

- 1-2 көннән тәмамлыйбыз, - дигән сүзләре озатып калды.

Беренче багана - хуҗалыклар, икенче - эшкәртергә тиешле барлык мәйданнар (гектарларда), өченче - 26 сентябрьгә зәбкә сөргән җирләр (процентларда)

Дусым 2162 78,5

Күңгәр 1267 72,3

Күшәр 3068 76,2

Ленин 4535 68,0

Таң 3829 60,0

Мәңгәр 2583 70,3

Шахтер 3595 64,1

Уңыш 2554 68,3

Тукай 4680 55,6

Районда 28273 66,5

Ашыт 1686 44,7

Кызыл Яр 1658 58,1

Кишет 3873 36,5

Барысы 7217 43,4

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев