Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фаҗигәдә һәлак булган кыз - безнең якташыбыз

Казанның 175нче гимназиясендәге атышта һәлак булган инглиз теле укытучысы Эльвира Игнатьева Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында белем алган.

Эльвира биредә инглиз теле укытучысы булып эшләгән. Шушы елның июлендә аңа 26 яшь туласы булган.
«Бәхетле булсаң гына урын-җирдән торуы ничек рәхәт булуын тоеп гаҗәпләнерсең», — дип язган булган ул Инстаграммда. 

Университет укытучылары әйтүенчә, Эльвира тәрбияле, игътибарлы, кайгыртучан һәм тормышка һәрчак уңай карашта булган. Өстәвенә, үзенең максатчанлыгы, балаларны яратуы белән аерылып торган. «Ул үзенең киләчәк тормышын да бары мәктәп белән генә бәйләргә теләде», — ди алар.

Шунысы да мәгълүм булды, Эльвираның әнисе Рәдифә ханым Түбән Шашы авылы кызы. Эльвира да әнисе белән бергә әбисе янында еш кунак булган. Түбән Шашы болыннарында тәгәрәп, уйнап үскән - каникулларын, еш кына, шунда уздырган. Түбән Шашыга кунакка кайтып йөргән. 

Эльвираның туганнарының, якыннарының, дусларының тирән кайгысын уртаклашабыз. Мәрхүмәнең кабере - нурлы, урыны җәннәттә булсын. Аллаһы Тәгалә якыннарына сабырлык бирсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев