Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

II яртыеллыкка язылу башлана

Яңа гына матбугатка язылуны тәмамлаган кебек иде, 1 апрельдән газета-журналларга язылу башлана.

Тынгысыз дөньяда яшибез. Өлкәннәр әйтмешли, бүгенге уй иртәгегә ярамый. Әмма шунысы хак, Аллаһка шөкер, рухи азык саналган газета-журналлар нинди генә чорларда да чыгуларын дәвам итәләр. Берара социаль челтәрләр агым булып тормышыбызга үтеп кергән иде. Олысы-кечесе интернет киңлекләреннән чыга алмый газап чиксә дә, «Әтнә таңы» газетасының тугры дуслары һәрвакыт янәшәбездә булдылар. Алдагы язылу чорында да тиражыбызны саклап кала алырбыз, дип ышанабыз. Әлбәттә, сезнең ярдәмегез белән.

II яртыеллыкка язылу барышында ункөнлекләр уза. Шуңа күрә дә яңалыкларыбызны күзәтеп барыгыз. «Әтнә таңы» газетасына ташламалы чорда язылып калырга тырышыгыз. Район, республика тормышыннан, вакыйгаларыннан хәбәрдар булыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев