Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Каенсар урманында Кышкы фестиваль узды

Яңа ел каникуллары чорында Каенсар урманында урнашкан чаңгы базасында кышкы фестиваль уздыру матур бер традицяигә әверелә бара.

Каенсар урманында урнашкан чаңгы базасында Кышкы фестиваль уздыру матур бер традицяигә әверелә бара, дисәк тә ялгыш булмастыр. Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге икенче ел рәттән спорт сөючеләр өчен Кышкы фестиваль оештыра.

Кышкы фестивальнең иганәчесе быел да АТП Әтнә оешмасы. быел да уеннар да, концерт номерлары да бар. Яшь категориясе белән чаңгы ярышы да узды. Оттырышсыз лотерея да уйнатылды. 

- Ничек күңелле, күпме эмоция биредә, - диде чаңгы ярышында беренче урынга лаек булган Клара Кадимова.

Килешми мөмкин түгел. Кызганычка каршы, фестивальгә килүчеләр саны гына аз иде. Югыйсә, саф һава бер әйләнеп кайту да ни тора. 

Ә килгән халык рәхәтләнеп күңел ачты. Табадан яңа гына тешкән коймактан авыз итте. Самовырдан кайнар чәй белән сыйланды. 

Чаңгы ярышына өлкәннәр белән берлектә балалар да катнашты. Кайберләре беренче тапкыр аякларына чаңгы киделәр. Алай гына да түгел, ярыштылар да әле. Иң нәни чаңгычы Кәрим Миңнуллин егылса-егылда, әмма тиешле дистанцияне шуып килде. Булачак спортсменнар шундый булырга тиештер дә инде ул. Олы Әтнә авылыннан Нуриевларның кечкенә, өч яшьлек уллары Хәлим үзеннән бер башка озын таяк тотып трасссадан әтисе белән бергә шуып килде.

Бәйрәмне быел Рафис Сәләхетдинов алып барды. Рафис кайда да Рафис инде, бер генә катнашучыны да комментариясез калдырмады.     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев