Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Көрәшчеләрне Кыш бабай котлады

Бәйге «Ашыт» спорт һәм мәдәният комплексында Кыш бабай призына татарча көрәш бәйгесе узды. Нәрсә-нәрсә район егетләре арасында көрәш белән җенләнмәгәннәре бик сирәктер. Моның үз сәбәбе дә бар. Спорт мәктәбендә көрәш түгәрәге эшләп торганда, түгәрәкнең җитәкчесе яшьтән бу спорт төрендә уңышлар яулап килгән Руслан Сафин булганда, алай гына да түгел спорт...

Бәйге

«Ашыт» спорт һәм мәдәният комплексында Кыш бабай призына татарча көрәш бәйгесе узды.

Нәрсә-нәрсә район егетләре арасында көрәш белән җенләнмәгәннәре бик сирәктер. Моның үз сәбәбе дә бар. Спорт мәктәбендә көрәш түгәрәге эшләп торганда, түгәрәкнең җитәкчесе яшьтән бу спорт төрендә уңышлар яулап килгән Руслан Сафин булганда, алай гына да түгел спорт мәктәбен үзен танылган көрәшче, исеме районда гына түгел республикага таныш Ирек Мөхәммәтшин булганда, ничек бездә көрәшкә игътибар булмасын да, егетләребез көрәш яратмасын ди. Билгеле, узган елларда әлеге матур чараны бик зурлап "Таң" хуҗалыгы үткәреп килде. Балалар әлеге бәйгеләрне көтеп алалар, анда район гына түгел, күрше тирә районнардан да, хәтта күрше Мари Иле республикасыннан да көрәшчеләр бик теләп катнашалар иде. Быел исә спорт мәктәбе әлеге матур чараны үз өстенә алып, районыбызның көрәшче егетләрен тагын бер барлап, данлап алыр өчен район эчендә генә үткәрергә карар кылды. Ярышлар 22 , 26, 28, 32, 36, 40, 45 килограммга кадәр һәм 45 килограммнан артыграк авырлык категориясендә барды. Спорт мәктәбеннән тыш мәктәпләрдә дә безнең әлеге спорт төренә зур игътибар биреп, укучыларын әлеге милли бәйгебез серләренә өйрәтүчеләр бар. Бүген алар барысы бирегә җыелды.

Һәр катнашучыга урын алу- алмавына карамастан, Кыш бабай белән Кар кызы бүләкләр тапшырды.Бүләкләрне эшмәкәрләр - Хәлил Хәбибуллин, Раушан Миллиҗанов һәм Динар Шәрәфиев әзерләгән. Аларга балалар һәм әти-әниләр исеменнән, спорт мәктәбе исеменнән зур рәхмәт белдерәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев