Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Музейлар көне билгеләп үтелде

Районыбызда беренче тапкыр Әтнә туган як музее - ТР республикасы тарафыннан төбәк архитектура һәйкәле булып сакланган Даутов йорты ишегалдында Музейлар көне билгеләп үтелде.

Музей хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме дә халыкны тагын бер мәртәбә үткәнебезгә, гаҗәп бай, сабак аырлык чорларга кайтарды. 
Районыбыз музее белән беррәттән мәктәпләрдә эшләп килгән музейлардагы экспонатлардан ясалган күргәзмәләрне карап, укучылар чыгышын тыңлап, видеопрезентация карагач, күңелгә үзгә бер рәхәтлек тә иңде. Онытылмый тарихыбыз, укучы балаларның һәр экспонатны бирелеп карап, сораулар бирә-бирә тарихыбыз белән  кызыксынуларын күрү үк, бу чараның ни дәрәҗәдә мөһимлеген искәртте.  Мәрҗани музее, Сибгат Хәким музее, Самат Шакир музее, Туган як музее...- саный китсәң, ишләре җитәрлек икән. Бергә күргән булмагач, районда моның кадәр музей барлыгына да игътибар ителмәгән. Комыргуҗа мәдәният йорты директоры Рәсим Галимҗановның Әтнә җырын  башкаруы да, район мәдәният бүлеге мөдире Алия Ринат кызы Хәнәфиеваның котлавы да, район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Фәнил улы Каюмовның бу чарада катнашуы да, кайнар коймак, кайнар чәй, тәм- томнар да бәйрәмне бербөтен итеп истә калдырды. 

Әтнә туган як музее җитәкчесе.     
Әлфинә Мөхәммәтҗановага музейлар эшчәнлеген җанландырган өчен рәхмәт тә әйтәсе килә. Исем китеп тыңладым, дим, Сибгат Хәким музее җитәкчесе Гөлсинә апага. "Үзебез дә шатланабыз, киң колач белән эшли башладык. Яңалык керде эшебезгә, очрашабыз, эзләнәбез. Бер минут буш вакытыбыз юк. Халык, укучыларның музейларга тартылганын күрү - эшебезнең кирәклеген раслый",- дип фикеремне дәвам итте ул. 
 - 18 май көнне яңгыр яву сәбәпле,бәйрәмне күчерергә туры килде. Казан кунаклары кайтасы, үткәнебезне тулыландырып, истәлекләре белән уртаклашасылар иде. Биючебез дә кайта алмады. Килгән райондашларга рәхмәт, монысы тәүге талпыну булды. Гадәткә кертеп җибәрербез, дип уйлап торабыз",- дип, үз уйлары белән дә уртаклашты Әлфинә Илдар кызы.
Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк. Аллаһка шөкер, әтнәләр моны яхшы белә.
Сүрия Мингатина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев