Егетләребез бүгенге көндә Казанда өйрәнүләр үтәләр.
Райондашлар һәрдаим алар белән элемтәдә торалар. Шушы көннәрдә район хакимияте башлыгы Габделәхәт Хәкимов җитәкчелегендә егетләребезнең хәлләрен белеп, аларга кирәк-яраклар тапшырып кайттылар. Бүгенге көндә дә алар белән элемтәдә торалар.
Соңыннан егетләрнең үзләреннән район халкына, җитәкчелеккә рәхмәт сүзләре кайтып иреште.
Егетләребезгә исәнлек-саулык телибез. Исән-имин якыннары белән очрашырга насыйп булсын аларга.
Нет комментариев