Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район үзәк больницасында 2022 елга йомгак ясадылар һәм киләчәктә бурычлар куйдылар

Бүген Әтнә район үзәк район больницасында 2022 елга йомгак ясадылар һәм киләчәктә хәл ителергә тиешле бурычлар турында сөйләштеләр

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева, Әтнә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов, 26нчы үзәк район даруханәсе җитәкчесе Гүзәл Җаббарова, район үзәк больницасының баш табиб урынбасарлары, бүлек мөдирләре, табиблар, үзәк хастаханәнең урта медицина персоналы һәм ФАП мөдирләре катнашты.

Район үзәк больницасы баш табибы Яруллин Эльдар больницаның 2022 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләде. 2023 елга планнар һәм бурычлар билгеләде. Табиб-кардиолог Хәкимҗанов Ринат кан әйләнеше системасы авырулары турында сөйләде, ә баш табиб урынбасары Солтанова Лилия ISO 9001 стандартына туры килүгә сертификациягә әзерлек турында сөйләде.

Әтнә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов доклад өчен рәхмәт белдерде:
- Туучылар санының артуына һәм үлүчеләр санының кимүенә бик шатмын, узган ел бездә юл-транспорт һәлакәтләреннән һәм үз-үзеңә кул салудан  үлем очраклары теркәлмәде. Нәтиҗәләрегез начар түгел, шулай да игътибар итәргә кирәкле юнәлешләрегез бар, - диде.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева исә:
- Сезнең район шатланым кайтам. Чөнки сезнең профессиональ хезмәтегез һәм пациентларга игътибарыгыз мактауга лаек, - диде.

Киңәшмә ахырында алдынгыларны котлап уздылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев