Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ә син прививка ясаттыңмы әле?

Таҗвирусы дөньяны үзенең мәкерле капкынына эләктерүенә дә елдан артык вакыт узып китте

Инде күптән телебездә ике сүзнең берендә шушы авыру атамасы. Чир кагылмаган гаилә калдымы икән? Кемнәрнеңдер газизләрен вакытсыз тартып алды ул. Күпләрнең сәламәтлекләренә зур зыян салды...

Х а л ы к г а җ и з к а л д ы . Һәм менә вакцина. Күпләр көтеп алды аны. Беренче көннәреннән үк халык белән тыгыз элемтәдә булган, авыру куркынычы янаган халык катламына ясалды. Медицина хезмәткәрләре, укытучылар, 65 яшьтән өлкәнрәк булучылар, хроник авырулар белән авыручылар – һәркайсы аны вакытында ясатып калырга тырышты. Шул ук вакытта вакцинага карата шик белдерүчеләр дә булмады түгел. “Бик куркыныч икән”, – дип халык шау килде.

Район хастаханәсендә бүген ике төрле – “Спутник V” һәм “ЭпиВакКорона” вакциналары ясату мөмкинлеге бар. Алар бер-берсеннән ничек аерыла? Гомумән, вакцина ясатырга ничек әзерләнергә, ясаткач ниләр эшләргә ярамый һәм башка сораулар белән Әтнә үзәк больницасының баш табибы Эльдар Яруллинга мөрәҗәгать иттек.

– “Спутник V” һәм “ЭпиВакКорона” вакциналары бер-берсеннән нәрсә белән аерыла ?

– Вакцина таҗвирус аксымы кушылган аденовирустан тора. Нәкъ менә аларның икесе кушылу авыруга каршы тәнчекләр китереп чыгаруны стимуллаштыра. “ЭпиВакКорона” исә өч төрле вирус аксымыннан торган синтетик кушылма. Аның составында консервантлар һәм антибиотиклар юк. Составы буенча бер-берсеннән аерылсалар да, авыруга каршы көрәштә икесенең дә көчләре бертигез. Кайбер очракларда “Спутник V”кадатканнан соң, температура күтәрелергә мөмкин. Бу куркыныч түгел, ә бәлки организмның прививкага караӘ син прививка ясаттыңмы әле? Таҗвирусы дөньяны үзенең мәкерле капкынына эләктерүенә дә елдан артык вакыт узып китте та реакциясе. Гриппка яки башка авыруларга каршы прививка ясатканда да мондый реакция булырга мөмкин бит, исегезгә төшерегез. “ЭпиВакКорона”дан соң, температура күтәрелү күзәтелми. “Спутник V”ның беренчесен кадатканнан соң икенчесе 21 көнгә ясатылырга тиеш, һәрхәлдә шуннан да кыска вакыт эчендә түгел. Ә менә “ЭпиВакКорона”га икенче прививканы 14-21 көн эчендә эшләтү зарур.

– Прививка ясату өчен каршылык булып ниләр тора?

– Вакцина кадатырга теләүче иң башта табиб-терапевтка күренергә тиеш. Табиб биргән күрсәтмә нигезендә генә вакцина кадауга рөхсәт бирелә. Прививка ясатучы авыру, температурасы булмаска тиеш. Гомумән алганда, таҗвирусына каршы прививка ясауга комачаулык итүче сәбәпләр бик аз – 18 яшькә кадәр булу, йөкле булу һәм имезү чоры. Күпләр кан басымы булганда бу куркыe Коллегабыз Фәридә Филатова «Спутник V» вакцинасын сайлады. Киресенчә, кан басымы белән авыручыларга прививка ясату кулай.

Тулырак газета битләрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев