Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Соңгы карау үткәрелә

Районыбызның кайсы хуҗалыгына барып чыксаң да, бүген бертөрле күренешкә тап буласың. Һәр хуҗалык чәчү алдыннан соңгы кат үзенең техникасын барлый, чәчеләсе орлыкларын күздән үткәрә. Чөнки яз соңга калып килә, язгы чәчүне тиз көннәрдә сыйфатлы итеп үткәрү кирәк. "Техника сынатмаса, игенчеләр, механизаторлар сыната торган түгел",- диләр алар. Тукай хуҗалыгы да язгы...

Районыбызның кайсы хуҗалыгына барып чыксаң да, бүген бертөрле күренешкә тап буласың. Һәр хуҗалык чәчү алдыннан соңгы кат үзенең техникасын барлый, чәчеләсе орлыкларын күздән үткәрә. Чөнки яз соңга калып килә, язгы чәчүне тиз көннәрдә сыйфатлы итеп үткәрү кирәк. "Техника сынатмаса, игенчеләр, механизаторлар сыната торган түгел",- диләр алар.

Тукай хуҗалыгы да язгы чәчү башланганын әзерлек белән көтә.

- Тырмалар, күлтиләр тезелеп бетте. Чәчү агрегатлары әзер. Кышын механизаторларыбыз бик тырышып эшләделәр. Районның авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре эшебезне даими тикшереп, кирәк булганда ярдәм күрсәтеп торды. Кыскасы, тоткарлык булмады. Әле менә бер Хорш ("HORSCH") ка запас частьләр кайтты да, механизаторларыбыз шуны алыштырып бетереп яталар. Язгы чәчүгә 18 техника чыгачак - 12 "МТЗ-1221", 2 "Т-150", 2 Хорш, 2 яңа кайткан "К-700". Моннан тыш беларусларыбыз барысы да әзер. Көне булса, техникалар сынытмаса, әйбәт булыр, Алла боерса,- ди Тукай хуҗалыгының бригадиры Гомәр Гатауллин.

Шулай була күрсен, чөнки башкарасы мәйданнары аз түгел: 7586 гектар сөрү җирләре, 1113 га - көзге культуралар, 1790га - күпьеллык үләннәр, 2310 га -язгы культуралар,3520 га - азык культуралары.

Фото Татар-Информ агентлыгыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев