Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Су биеклеге үлчәнеп тора

Бүген районыбыз авылларында яңгырлар ява. Кар да күп, елгалар да, су биеклеге күтәрелмәсме? - Районда авыл уртасыннан узган елгалар җитәрлек. Куркыныч янаган биш авыл - Олы Әтнә, Күшәр, Күңгәр, Бәрәскә һәм Бәрәзә авыллары. Көннәр кисәк җылыта дип хәбәр итәләр, шуңа күрә саклану чарасын алдан күрү зарур. Олы Әтнә, Күшәр авыллары...

Бүген районыбыз авылларында яңгырлар ява. Кар да күп, елгалар да, су биеклеге күтәрелмәсме?

- Районда авыл уртасыннан узган елгалар җитәрлек. Куркыныч янаган биш авыл - Олы Әтнә, Күшәр, Күңгәр, Бәрәскә һәм Бәрәзә авыллары. Көннәр кисәк җылыта дип хәбәр итәләр, шуңа күрә саклану чарасын алдан күрү зарур. Олы Әтнә, Күшәр авыллары тирәсендәге елгаларда суның биеклеге даими үлчәнеп тора. Аллага шөкер, соңгы елларда районда су басу күренешләре күзәтелмәде. Йортларга су керү очраклары да теркәлмәде. Әлегә су биеклеге нормада, быел да язны хәвеф-хәтәрсез үткәрербез, дип өметләнәбез...- ди Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Әтнәдәге вәкиле Рамил Гарипов.

Беррәттән ул балыкчыларга да сак булырга киңәш итте.

- Боз структурасы нык үзгәрә, балык тотарга дип кереп, су тоткынына эләгүчеләр, кызганычка каршы вафат булучылар да еш очрый. Сак булырга кирәк. тагын да әйбәте боз өстенә кермәскә кирәк. Бу хакта, боз өстенә керергә ярамаганлыкны балаларга да аңлату зарур...- дип өстәде ул. Тыңлыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев