Төлке, кабан, балыкчылар һәм 11 машина
Көн темасы

Төлке, кабан, балыкчылар һәм 11 машина

Тыюлыкка бәйле сораулар сездә дә бардыр...

"Ашыт" сакланышы бар районыбызда. Матур да,  куркыта да башлады соңгы вакытта. Төрле җәнлек-җанвар күрергә була анда.

- Кыш көне сакланышта нинди җәнлек-җәнвар бар, кыр мәчесе, кабан, бүре... - дип тезеп киттем сорауларымны "Ашыт" сакланышы җитәкчесе Рамил Сабировка.

Ә ул көлемсерәп куйды да:

- Кичә генә  инспекторыбыз Рәшит Әхмәтҗанов белән әйләнеп кайттык, әле тынычлык. Төлке җитәрлек, тыюлыкның  сульягында кабаннар бар. Җәй көне 4 поши бар иде. Кыр мәчесе күрүчеләр булды. Поши да, рысь та урманда  яши күбрәк. Пошилар да Мари, Ары урманындадыр хәзер. Балыкчылар еш очрады. Күәм күпере төбендә 6 машинап очраттык, марилар иде. Алар тәртип белән генә тота. Күңгәр ягында да 4-5 машина белән барган балыкчылар очрады. Бозның төрле җире бар, көннәр җылы, ышанычлы түгел. Көчле агым булган җиргә кермәскә кирәк,- дип кисәтте сакланыш җитәкчесе Рамил Сабиров. 

Фидаил Кадимов фотолары.


Нет комментариев