Районыбызның терлекчелектәге халәтен әнә шулай бәяләү дөрес булыр.
Татарстан казанына агучы сөт күләме кызу темплар белән арта башлады. Тәүлеклек тулай савым күләме кабат 170 тоннага җитте. Ә бу аз да түгел, күп тә түгел - бер сыердан көн саен уртача 24 килограмм чамасы сөт савабыз дигән сүз. Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының 4 декабрьгә биргән сөт җитештерү буенча оператив мәгълүматларына күз салыйк.
Тәүлеклек тулай савым узган елның шул ук көненә карата 113 % тәшкил итә, ягъни 20 тоннага артык! Ай башыннан - 2 һәм алдагы көннән ярты тоннага күбрәк. Шунысы сөендерә - болар республикада иң зур саннар.
Нет комментариев