Әтнәдә чәчү эшләре тәмамланды
Көн темасы

Әтнәдә чәчү эшләре тәмамланды

Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе төгәлләнеп килә.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Әтнә районы 100% ка чәчү эшләрен тәмамлады. Иң беренчеләрдән булып чәчү эшләрен тагын Актаныш, Лениногорск һәм Зәй районнары тәмамлады. Шул ук вакытта 9 муниципаль район планлаштырылган мәйданның 85%тан кимрәк чәчкән.


Нет комментариев