Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәдә җиңү көнен билгеләп үттеләр

Олы Әтнәдә "Туган ягым" паркы каршында иртәдән музыка яңгырый.

Халыкның күңеле күтәренке, өстәвенә табигать тә мәрхәмәтле булды. Шунда ук кайбер кешеләрдән: "Җиңү көне ул синең өчен нәрсә, ул нинди көн? Бу хакта ни уйлыйсын?" - дип кайберәүләргә мөрәҗәгать иттем. Пенсия фонды җитәкчесе Зөлфәт Галиев һәм Газ оешмасыннан Равил Җәләлетдинов фикере : 

- Безнең бабай-әбиләребез яулаган Бөек Җиңү нәтиҗәсендә , без бүгенге көндә менә шундый яхшы тормышта яшибез , югыйсә без боларны күрә алмас идек. Бүгенге көндә без куанып, шатланып , сөенеп йөрибез, иркен сулыйбыз . Боларның барысы өчендә аларга зур рәхмәт - диләр.

Сугыш чоры балалары исеменнән чыгыш ясап Нуриев Жаудат абый үткәннәрне искә алды һәм узган авырлыклар кабат әйләнеп кайта күрмәсен, яшь буынга, киләчәк буынга мондый хәлләрне беркайчанда башларыннан кичерергә язмасын иде дип теләде.

Үлемсез полк акциясе быел онлайн форматта узды һәм анда барысы 700дән артык райондаш катнашты. 

Бүгене бәйрәм чарасының үзәгендә Бөек Ватан сугышы ветераны Мөршидә Бәдигова игътибар үзәгендә булды.

Реваль Хисматуллин башкаруындагы "День победы " җырын Ветераннар һәм олуг кунаклар күз яшләре аша тыңладылар.

Бәйрәм чарасын безнең инстаграм аккаунтыннан карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев