Әтнәдә халык саны алу тәмамланып килә
Көн темасы

Әтнәдә халык саны алу тәмамланып килә

Күңелле хәбәр - районыбызда халык саны алу бүгенге көнгә 99,3 процентка үтәлгән.

- Сан алучыларыбыз да, контролерлар да - гомумән, моңа җәлеп ителгән һәрберебезнең уртак тырышлыгы нәтиҗәсе бу, - дип куанып хәбәр иттеләр.

Исегезгә төшерәбез - бездә халыкны 4 участокта санадылар. халыкка рәхмәт, каршы килеп, сан алучыларны кертмичә икеләнүләр булмады. Нәтиҗәсе әнә шундый куанычлы саннарда чагылыш таба.


Нет комментариев