Әтнәдә «Комбайн – 2021» операциясе бара
Көн темасы

Әтнәдә «Комбайн – 2021» операциясе бара

Республикада бөртекле культураларны урып-җыю эшләре белән бергә «Комбайн-2021» операциясе уза.

Әлеге операция барышында комбайнда янгын сүндерү җайланмалары, аптечкалар, сулы мичкәләр, көрәкләр булуы, тавыш һәм яктырту приборлары булу һәм аларның төзеклеге, двигательләрнең торышы тикшерелә. 

Операцияне үткәрүнең максаты — урып-җыю эшләрен башкарганда иминлек чараларын профилактикалау, янгын куркынычсызлыгы чаралары һәм кырларда ашлык җыю комбайннарының беренче медицина ярдәме чаралары белән комплектлануын тикшерү. "Комбайн - 2021" операциясе 20 июльдән 20 августка кадәр дәвам итәчәк.

 


Нет комментариев