Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәгә депутат кайтты

Бүген Әтнәгә Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты Илдар Ирек улы Гыйльметдинов кайтты.

Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов эшләгән эшләргә нәтиҗә ясады. Депутат үзенең чыгышын коронавируска каршы вакцина ясатудан башлап җибәрде. Ул үзенең күптән түгел генә "Спутник V" вакцинасын кадатуы турында әйтте.

Күбебез хәбәрдардыр, кызганычка каршы, бүгенге көндә Россиядә 100 дән артык мәктәптә балалар ике сменада укыйлар.  Шул уңайдан мәктәпләр җитмәгән район, шәһәрләрдә яңа биналар салыначак. Һәм 2022 елда күп мәктәпләргә капиталь ремонт ясалачагын, физика, химия, физкультура дәресләренә яңа бүгенге көн таләпләренә туры килә торган җиһазлар белән тәэмин ителәчәге турында да җиткерде. 

Утырышта булган авыл җирлеге башлыклары үзләрен борчыган сорауларын бирделәр. Әтнә халкын иң борчыган мәасьәлзәрнең  берсе - урамда йөргән хуҗасыз этләр, чүп вакытында җыелмау һәм почта бүлекчәләренә почтальоннар җитмәү.. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев