Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәләр Бөтенрәсәй  балалар фестивалендә катнашты

Өч көн дәвамында 4-6 июньгә кадәр Олы Мәңгәрнең "Әкият иле" курчак театры Удмурд Республикасының Ижевск шәһәрендә узган "Театр һәм балалар" Бөтенрәсәй  балалар фестивалендә катнашты.

Бик күңелле итеп оештырылган әлеге бәйге. Балалар зоопаркта һәм Ижевск шәһәрендә сәяхәт иттеләр. Мастер класс, иҗади танышулар, аралашулар, үзара фикер алышулардан соң Ренат Харисның "Абай бабай аланы" спектаклен куйдылар. Әтнәләр белән беррәттән башка республика театрлары да катнашты.Бүләкләр, дипломнар белән кайттылар. Ә актер егетебез Ислам Хамидуллин иң оста курчак  йөртүче дипломы белән бүләкләнде. Алдагы елларда да әлеге фестивальдә катнашырга насыйп булсын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев