Ун райондашыбызга коронавируска каршы вакцина кадалган. Бу хакта район хастаханәсенең баш табиб урынбасары Гөлия Мифтахетдинова хәбәр итте.
Вакцина башлыча 18 яшьтән өлкәнрәкләр өчен.Иң беренче чиратта ул куркыныч янаучы группага керүчеләргә - 60 яшьтән өлкәнрәкләргә, хроник авырулары булучыларга, шулай ук медицина хезмәткәрләренә, мәгариф һәм коммуналь хезмәт курсәтү өлкәсенә караучыларга ясалачак.Авырулар иң башта " антитела"га тикшерү узачак. Билгеле, табиблар андыйларны төрле яклап тикшерәчәкләр.Вакцина эшләту ике этапта уза.
"Вакцина ясалган ун кешенең бишесе - медицина хезмәткәрләре, - ди баш табиб урынбасары.Аларнын барысы да үзләрен яхшы хис итә.Куркыныч вирустан бары тик вакцина гына иң яхшы саклану чарасы булып тора.Аннан куркырга кирәкми.Вакцина ясату буенча 2-21-02 телефонына шалтыратып , белешмә алырга мөмкин.Шунысын да онытмагыз, гриппка каршы прививка әлеге вакцинага комачаулык итми.Прививка ясалганнан соң бер ай үткән икән, курыкмыйча вакцина ясата аласыз".
Нет комментариев