Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Көн темасы

Халыкны эш белән тәэмин итү бүлеге «Кадрлар» милли проекты кысаларындагы ремонттан соң яңа форматта эшли башлады

Яңа гына зурлап – район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Каюмов һәм бик күп партнер оешма җитәкчеләре катнашында халыкны эш белән тәэмин итү бүлеген ремонттан соң ачу тантанасы узды.

«Кадрлар» милли проекты кысаларында районыбызда Халыкны эш белән тәэмин итү бүлегендә күләмле ремонт эшләре башкарылды.
Оешманы төзекләндерү хәйран күләмле булып, шактый зур суммага төшсә дә, ремонт эшләрен әллә ни озакка сузмадылар. Нәрсәләр төзәтелгән, ниләр үзгәртелгән яки өстәлгән – болар белән әлеге бүлек җитәкчесе Алсу Сабирова таныштырды.

- Идәннән алып түшәменә кадәр – барысы да яңартылды. Яңа җиһазлар кайтарылды, яңа техникалар урнаштырылды, – диде Алсу Камил кызы.

Бүлеккә эш сорап килүчене хәзер яңа терминал каршы ала, аны ишек янында ук урнаштырганнар. Биредә районыбыз буенча барлык төр вакансияләр дә урын алган. Эш бирүче вакансияне шундагы “Работа России” порталына кертә яки яңартып бара. Шунысын әйтергә кирәк, бүгенге көндә район буенча 22 вакансия урыны бар.

Янәшәдә клиентлар өчен махсус зона да бар. Шуннан ерак та түгел, балалары белән килүчеләр өчен махсус почмак та булдырылган. Каршыда янә махсус кабул итү урыны – монысы мөмкинлеге чиклеләр, коляскада утыручылар өчен.

Әмма биредә тагын бер күңелле мизгелне чагылдырмасак, мәкаләбез туры булмаячак. Эш шунда, үзәк җитәкчесе өчен бүген икеләтә бәйрәм – бүген аның туган көне дә! Теләгәндә дә болай туры килә алмас иде… Бәйрәмегез белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев